«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары башлана

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

18 декабрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында балалар өчен рус һәм татар телләрендә Яңа ел тамашалары башлана.

Нәни тамашачыларга театр легендар «Кар патшабикәсе» - «Кай һәм Герданың яңа ел маҗаралары» дигән яңа интерпретация тәкъдим итә.

Маҗаралар, уеннар, күңелле биюләр, кызыклы геройлар һәм әлбәттә көтеп алган кунаклар-Кыш бабай белән Кар кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында булачак. Программа төрле яшьтәге тамашачыларга исәпләнгән.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар утырган урыннарында булса да интермедиядә катнаша ала. Чара барышында Роспотребнадзор рекомендацияләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк.

Театр фойесында бәйрәм патшасы – чыршы, музыка һәм махсус яңа ел фотозонасы булачак.

Тамашалар 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International