Сарман районында яңа сәнгать мәктәбе ачылды

2020 елның 12 декабре, шимбә

Сарман районында капиталь ремонттан соң Җәлил балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Бинаны "Мәдәният" милли проекты кысаларында яңарттылар. Белем бирү учреждениесенә 1979 елда ук нигез салына.

Биредә рәсем сәнгате, рәсем, живопись, станок композициясе, декоратив-гамәли композиция, скульптура, сәнгать тарихы буенча төп дисциплиналар укытыла.

Мәктәптә күргәзмә залы бар, анда профессиональ  рәссамнарның картиналары саклана.

Балалар сәнгать мәктәбен эшләү дәверендә 700 гә якын бала тәмамлаган, шуларның 130ы югары сәнгать уку йортларында дәвам иткән. Аларның күбесе танылган рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар һәм педагоглар.

Хәзерге вакытта мәктәптә 160 укучы белем ала.

Фото: Артур Кашапов

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International