Казан яшь тамашачылар театры 2020 елга йомгак ясаячак

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне Казан яшь тамашачылар театры 11 декабрьдә 11:30 сәг. "Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясенә чакыра. Театр 2020 елга йомгак ясый: очрашуда җиңүләр, премьералар, планнар турында сүз барачак.

Конференция спикерлары-театр директоры Айгөл Горнышева, театрның баш режиссеры Родион Букаев, Яңа ел премьерасы - "Конек-Горбунок от Ёк до Ок" спектакле режиссеры Максим Иванов, театр артисты Илнур Гарифуллин.

Алар Санкт-Петербургтагы "Салават күпере" Халыкара фестивалендә катнашу, премьералар һәм яңа баш режиссер белән театрның планнары турында сөйләячәкләр.

Аккредитация: +7 9625586514 (Валерия), tuz-press@kazan-tuz.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International