Бәйгегә балалар сәнгать мәктәпләре, балалар рәсем мәктәпләре, гомуми белем бирү оешмалары, урта һәм югары һөнәри уку йортлары укучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре, педагоглар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары чакырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Балчыктан ясалган уенчыклар.
2. Агачтан ясалган уенчыклар.
3. Тукымадан тегелгән уенчык.
4. Башка табигый материаллардан ясалган уенчыклар (салам, камыш, металл, мамык һ.б.).
Гаризалар 2020 елның 14 декабреннән 2021 елның 17 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Катнашу кагыйдәләре белән тулырак мәгълүмати хаттан танышырга мөмкин.