6 декабрь 12.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында Бөтенроссия инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Игелек сәнгате» дип исемләнгән хәйрия концерты узачак.
Концертта сәламәтлеге чикле талантлы артистлар: Владимир Гаранин (бард), Тимур Фазлыев, Олеся Машейко һәм Татарстан Республикасының сәнгать осталары катнашачак. Шулай ук, Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендә «Яңа музыка» камера оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә ТР Дәүләт камера хоры, вокалчылар Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Иркен Мостафин, Ольга Федянина, Мария Семенова, аккордеонист Алмаз Әхмәтҗанов һәм Игорь Крутой популяр музыка академиясе укучылары чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залы фойесында сәләтле инвалид балалар һәм яшүсмерләрнең хезмәтләреннән торган күргәзмә оештырылачак.
Тамашага сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм олылар чакырылачак. Керү чакыру билетлары белән.
«Игелек сәнгате» концертлары 2014 елдан бирле С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында ел саен декабрь аенда үткәрелә. Проектның төп максаты-сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең сәләтле булуларын күрсәтү, аларга социаль адаптация һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек һәм мәйданчык бирү, инвалид музыкантларга профессиональ коллективлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирү.
«Игелек сәнгате» концерты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.