Бүген 27 ноябрь көнне озакка сузылган авырудан соң 79 яшендә танылган шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның йөрәге тибүдән туктады

2020 елның 27 ноябре, җомга

Бүген 27 ноябрь көнне озакка сузылган авырудан соң 79 яшендә танылган шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның йөрәге тибүдән туктады. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә ул яшәгән йорт янында булачак. Адресы: Гаврилов урамы, 20. Төгәл вакытын соңрак хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International