27 ноябрьдә Казан Ратушасының "ОКНО" заманча сәнгать галереясендә "КОКЭСИ" япон курчаклары дөньясы" күргәзмәсе ачыла

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Күргәзмә Япония фонды һәм "Сакура" татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "ТР туризмны үстерү үзәге" ярдәме белән оештырылган. Кокэси - Япон курчагы.

Курчак түгәрәк гәүдәдән һәм аңа беркетелгән баштан тора. үзенчәлекле уенчыкны агач кисәгеннән ясыйлар.

Кокэсиның курчагының үзенчәлеге - кул һәм аяклары булмау.

Бу сөйкемле агач сувенирларны Япониянең төрле шәһәрләрендә табарга була. Алар бөтен җирдә сатыла: супермаркетларда һәм кечкенә кибетләрдә, кунакханәләрдә, аэропортларда, вокзалларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International