Татарстан Республикасы Бөтенроссия «Иң күп китап укучы регион» конкурсы йомгаклары буенча «Россиянең әдәби флагманы» исеменә конкурсның лауреатлар санына керде һәм илебезнең иң яхшы төбәкләре исемлегендә урын алды.
2020 елның 25 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Россия китап берлегенең YouTube-каналында туры эфирда Бөтенроссия «Иң күп китап укучы төбәк» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Россия Федерациясе субъектлары арасында "Россиянең әдәби флагманы" исеменә уздырылган Бөтенроссия "Иң күп китап укучы төбәк" конкурсы Россия китап берлеге тарафыннан Россия Федерациясе матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Конкурс шартлары буенча төбәкләрдән катнашучылар 2019-2020 елларның иң мөһим әдәби проектын тәкъдир итәргә тиеш иделәр.
Безнең республикадан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының дәүләт «Республика балалар китапханәсе» бюджет мәдәният учреждениясенең «Яраткан китабымның авторына хат» проекты җиңде.
Теләгән һәркем трансляцияне карый алачак.
Россия китап берлегенең YouTube каналындагы трансляцияга сылтама: https://youtu.be/xhlKWXoPJHI