24 ноябрь көнне 13: 00 сәгатьтә Зур Кызыл урамының 62а йорты адресы буенча күренекле татар рәссамы - жанр һәм тарихи картиналар, портрет һәм пейзажлар авторы Харис Якуповка багышланган мемориаль такта ачылачак. Дзержинский урамында урнашкан Әмир Мәҗитов исемендәге музейда 16:00 сәгатьтә "Бөек Җиңү" күргәзмәсе узачак, ул рәсем сәнгате өлкәсендә узган I Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Харис Якупов исемендәге Премияне бирү уңаеннан оештырыла.
Белешмә
Харис Габдрахман улы Якупов (1919-2010)- рәссам, график, күренекле татар рәссамы, Россия сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, РСФСРның халык рәссамы, СССРның халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСР ның Илья Репин исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
1941 елда фронтка китә. Бөек Ватан сугышы юлларын үтеп, ул сәнгатьтә батырлык темасы җырчысы була, якташларыбыз - Муса Җәлил, Михаил Девятаев батырлыгы турында киң колачлы һәм тормышчан әсәрләр иҗат итә.
Якупов совет татар рәсем сәнгате мәктәбен торгызуга зур өлеш кертә, тарихи-революцион, хәрби-патриотик, көнкүреш һәм портрет жанрларының сюжетлы-тематик картинасын үстерә. Ул республиканың әйдәп баручы рәссамы, социалистик реализм юнәлешенең күренекле вәкиле булып санала.1951 елдан алып 1975 елга кадәр ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе вазыйфасын башкара. 1976-2007 елларда Казанда Россия Сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен җитәкли.