Казанда танылган Мәскәү рәссамнарының «ПримусПушкинПатефон» дип аталган үзенчәлекле күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә дизайнер Алла Бедина, офортистка Светлана Ланшакова, куратор - «Третьяков галереясе» журналының җаваплы сәркатибе, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, Mәскәү рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать белгече Натэлла Войскунская катнаша.
"ПримусПушкинПатефон" - ностальгияле, романтик, иронияле һәм өлешчә пародияле проект.
«ППП» проектында өлкәннәр балаларга әйләнә, ә балалар... балалар булып кала. Күргәзмәдә тамашачыларга өлкәннәр һәм балалар уйнамый торган уенчыклар белән очрашырга туры киләчәк.
Күргәзмәдә танылган рәссам, график һәм дизайнер Алла Бедина, Светлана Ланшакова әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Экспозиция Социалистик көнкүреш музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыгыннан декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән тулыландырылачак. 8 яшьтән зуррак балалар өчен белем бирү дәресләре узачак һәм Яңа ел программасы күрсәтеләчәк.