18 ноябрьдә «Акыллы эт Соня турында» һәм «Дедморозовка» китаплары авторы «Глаголица» әдәби премиясе финалы кысаларында Казан укучылары белән очрашты. Язучы балалар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирде, «Адан Яга кадәр Театр» китабыннан берничә күңелле шигырь укыды һәм укучылары белән җырлар башкарды.
Белешмә
«Глаголица» премиясе – илебез яшүсмерләре өчен иң яхшы әдәби конкурсларның берсе. Ул танылган язучыларны, сәләтле балаларны берләштерә һәм иҗат һәм үсеш өчен уникаль киңлек булып тора. Бу коммерцияле булмаган социаль проект, аның приз фонды 2020 елда 1,5 млн. сум тәшкил итте. Хезмәтләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. Премия турында яңалыкларны биредән укыгыз: glagolitsa-rt.ru.