Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин - Россия гражданины! Мин - Татарстан баласы!»

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 20 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!» акциясе - Казанның 14 яше тулган  яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булачак. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән Акция укучыларны туган як тарихы белән таныштыра, балаларда актив гражданлык позициясе кыймәтләренә нигезләнгән узаң формалаштыра, Россия дәүләте символикасы – герб, флаг, гимнга карата ихтирамлы һәм сакчыл караш тәрбияли.

Яшь гражданнар илнең төп гражданины документын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Хабаров Владислав Вениамин улы кулыннан алачак. Владислав Вениамин улы белән аралашу, һичшиксез, яшь гражданнар өчен әһәмиятле чара булачак, аларның гражданлык позициясен формалаштыруда һәм яшь буында патриотик хисләрне үстерүдә уңай чагылыш табачак, барлык кунаклар, бигрәк тә балалар өчен истәлекле вакыйга булачак, һәм алар өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гражданины тормышында мөһим исәп ноктасына әвереләчәк.

 

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84

Безнең адрес: 420111, г. Казан ш., Кремль ур., 2 йорт

tatmuseum.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International