17-19 ноябрьдә Казанда Александр Балуев катнашында «Святитель» фильмы төшереләчәк.

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның 17-19 ноябрендә Казанда Александр Балуев катнашында «Святитель» фильмы төшереләчәк. Картина Рус Православие чиркәвенең иң хөрмәтле изгеләренең берсе патриарх Гермоген тормышына багышлана. Александр Балуевтан тыш, фильмда танылган артистлар Дмитрий Певцов һәм Екатерина Гусева да катнаша.

"Святитель" фильмы режиссер Алексей Барыкинның Казан иконасы турындагы трилогиясенең соңгы өлеше булып тора. Трилогиянең «Осанна» дип аталган алдагы картинасы «Россия» һәм «Алтын Витязь» кинофестивальләрендә җиңүче булды, шулай ук, «Алтын бөркет»милли кинопремиясенә номинациясенә бирелде.

Фильмның бер өлеше Екатерина Гусева катнашында Мәскәү Кремлендә һәм Кызыл мәйданда төшерелде. Александр Балуев фильмда Казан Богородица монастыре территориясендә һәм Казан дәүләт мәдәният институты павильонында уйнаячак, рәссамнар төшерү урынын XVI гасыр стилендәге декорацияләр белән тулыландырганнар. Фильм төшерүдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм ТВ факультеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар актив катнаша.

Картина Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан хәер-фатихасы белән төшерелә.

Элемтә өчен телефоннар:

+7 917 2784829 - Алексей Барыкин, кинорежиссёр

+7 (843) 277-58-36 – Казан дәүләт мәдәният институты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International