Татарстанлыларны «Зур илнең батырлары» кино һәм интернет-контент фестивалендә катнашырга чакыралар

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

«Зур илнең батырлары» дип исемләнгән кино һәм интернет-контент фестиваль декабрь башында Екатеринбург һәм Свердловск шәһәрләре киностудияләрендә узачак. Бу вакыйга махсус Бөек Җиңүнең юбилеена-Хәтер һәм Дан елына туры китерелде. Ульяновск шәһәрендә яшәүчеләрне дә конкурста катнашырга чакыралар. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Иҗади конкурсның төп максаты-контент ярдәмендә патриотизм хисе формалаштыру, гражданлык һәм Ватан өчен җаваплылыкны ныгыту.

Конкурс дүрт тематик номинациядән тора: «Кораллы Көч Батырлары», «Хәрби дәрәҗәле Батырлар», «Батырлар безнең арада» һәм «Хезмәт Батырлары. Ил һәм туганнар хакына».

Һөнәри бәйге «Сценарий», «Режиссура», «Актер эше», «Оператор эше» категорияләрендә һәм өч жанрда үткәрелә, бу- «Иң яхшы фильм (сериал)», «Иң яхшы документаль фильм»,  «Иң яхшы интернет-проект (телетапшыру)» һәм махсус номинация «Яшьләр өчен үрнәк образ тудыру».

Катнашучыларның проектларын күрсәтү, конкурс эшләренә бәя бирү, тематик түгәрәк өстәлләр, экспертлардан мастер-класслар һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 9-12 декабрьдә узар дип көтелә. 

Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International