4, 5, 6 декабрьдә Г.Камал татар дәүләт академия театрында «Хуш, авылым» спектакленең Премьерасы булачак. Автор һәм спектакльнең режиссёры - Айдар Җаббаров. Рольләрдә: Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, яшь артистлар Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов һәм Гүзәл Гюльвердиева.
Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән сәнгатне тулаем өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле мәсьәләләре, авырлыклары, геройлары һәм тискәре геройлары, сораулар һәм икеләнүләр, котылгысыз финал…
Айдар Җәббаров: «Мин, яшьтәшләрем кебек, җәйге каникулларны әбием белән бабам яшәгән авылда үткәрә идем. Еллар үткәч, үсеп, егет булгач, әби белән бабай бакыйлыкка күчкәннән соң, туган авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелгә тетрәнеп киттем: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак, дидем. Мине ниндидер сагыш басты, Чехов язганча “әйтерсең, утлар бөтенләйгә сүнде...” Биредә бит кайчандыр тормыш кайнап тора иде: авыл халкы киләчәк дип тырышып эшләде һәм яшәде дип уйландым. Элек монда рәхәт, күңелле иде. Ә хәзер - сагыш, сагыну гына калды…
Спектакльдә вакыйгалар авыл клубында башланып китә, анда кичләрен гөрләп яшәүче авыл халкы җыйнала, алар чираттагы мөһим мәдәни чарага әзерләнә… Гармун тавышы, жырлар, биюләр дә булачак, ә иң мөһиме-матур һәм якты киләчәккә ышанган кешеләр тормышы.
Спектакльдә татар халкы, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз... Яшәү теләгенә, хезмәт һәм көч, җырга -моңга, мәдәнияткә бай татар авылы бетсә – киләчәгебез нинди булыр?!».