Казан яшь тамашачылар театрында «Казанның Театр урамнары» Республика видеороликлар конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Кичә Казан яшь тамашачылар театрында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Казанның Театр урамнары» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү Тантанасы булды.

Конкурс «Казан дәүләт яшь тамашачылар театры» дәүләт бюджет учреждениясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика Комиссиясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Конкурсның максаты-мәктәп укучыларының танылган театр эшлеклеләре  исемнәрен йөртүче Казан шәһәре урамнарына кызыксынуларын арттыру.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Казанның Театр урамнары» Республика видеороликлар конкурсына гаризалар кабул итү 2020 елның 10 гыйнварында башланды һәм агымдагы елның 1 июненә кадәр дәвам итте.

Конкурста Татарстан Республикасы һәм Казан гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурста барлыгы 30 команда катнашты, шуларның бары тик алтысы гына финалга үтте.

9 ноябрьдә сәг 11:00дән 13:30га кадәр театрда «Татаркино» вәкилләре Максим Кунин һәм Елизавета Киселева конкурста катнашучылар өчен мастер-класс үткәрделәр. Алар катнашучыларга видеороликлар төшерү һәм монтажлау принциплары турында сөйләделәр. Шул ук көнне 14:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрының Кече залында йомгак ясау һәм җиңүчеләрне, призерларны, номинантларны бүләкләү булып узды. Бүләкләү тантанасында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы - Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Татаркино» ТР МДБУ директоры Миләүшә Айтуганова һәм Казан яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Айдар Хасамеев катнашты.

«Тарихи шәхес турында иң яхшы хезмәт» номинациясендә «Аның тавышы еллар аша яңгырый» видеохезмәте өчен Казан шәһәренең 57 нче мәктәбе иҗат коллективы (Гөлназ Газизова һәм Кәрим Гайнетдинов) җиңүче булды. «Иң яхшы оператор хезмәте» номинациясендә Казан шәһәренең 57 нче мәктәбе иҗат коллективының «Әкияттә кунакта» видеоэше (Азиза Адамова һәм Софья Денисова) иң яхшы дип табылды. Командаларны әзерләгән җитәкчеләр Әлфия Савченко һәм Людмила Корчагина, шулай ук мәктәп директоры Тимур Сәгъдиев Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

«Иң яхшы режиссер хезмәте» номинациясендә «Театр сәнгате призмасы аша Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» видеохезмәте өчен Казанның 68 нче мәктәбе иҗат коллективы (София Чуприянова) җиңүче дипломына лаек булды. Рәхмәт хатын җитәкче Илсөя Шәрәфиевага һәм мәктәп директоры Энҗе Ибәтулловага тапшырдылар.

 

«Иң яхшы тикшеренү эше» дип «Диана Никонова белән әңгәмә" Казан шәһәренең 13 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе иҗат коллективы (Диана Никонова һәм Энҗе Вафина) хезмәте табылды. Рәхмәт хатын җитәкчеләр Иван Фомин, Ангелина Григорьева, Лилия Газиева һәм мәктәп директоры Сергей Овчинниковка тапшырдылар.

 

 «Татар сандугачы» видеоэше «Иң яхшы куелган видеоролик» номинациясендә җиңеп чыкты. Аны Казан шәһәренең 78 нче номерлы «Фарватер» лицееның иҗат коллективы (Самира Хәкимова, Мәрьям Нурова, Камилә Мөхетдинова, Евдокия Запарина, Диана Әүһәдиева, Алисә Гайнетдинова һәм Кристина Котлярова) яулады. Рәхмәт хатларын җитәкчеләр Лариса Хәсәншина һәм мәктәп директоры Әлфия Урманчеевага тапшырдылар.

 

“Иң яхшы мультимедиа презентациясе"- “Алар исеме белән аталган урамнар» видеохезмәтен Татарстан Республикасы Саба районының Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе әзерләгән. (Илзия Гафиятова). Рәхмәт хаты белән җитәкче Әнисә Нигъмәтҗанова бүләкләнде.

 

«Бүген бик мөһим вакыйга – без искиткеч талантлар барлыгын күрсәткән катлаулы конкурска йомгак ясыйбыз. Авыр, конкурентлы көрәштә сез үзегезне видео осталары буларак кына түгел, ә Казанның тарих осталары буларак та күрсәттегез. Шәһәребездә 50дән артык урам театр һәм мәдәният эшлеклеләре исемен йөртә. Тагын 50дән артык урам алар хөрмәтенә аталачак.  Топонимика буенча Комиссия даими рәвештә урам исемнәрен мәңгеләштерү өчен Татарстанның лаеклы уллары һәм кызлары исемнәрен һәм иң яхшы идеяләрне сайлап ала», - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы-Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

 

«Мин Мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә-әгәр алар бу конкурсны хупламасалар, ул тормышка ашмас иде. Шундый катлаулы чорда ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе әлеге проектны хуплады һәм без бүгенге чараны уздыру мөмкинлегенә ия булдык. Яхшы роликлар ясый белү балаларга киләчәктә дә кирәк булачак. Минемчә, бу конкурс традициягә әверелер һәм киләсе елда катнашучылар саны тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», - диде Казан яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Айдар Хасамеев.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International