"Әкият" курчак театрында Премьера -"Тыпырдык" спектакле 

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

14 һәм 15 ноябрьдә "Әкият" Татар Дәүләт курчак театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Тыпырдык" музыкаль-әкият тамашасының премьерасы тәкъдим ителә.

Дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү темалары пьесада үрелеп алып барыла. Спектакль театр фойесында узачак – чөнки төп геройларның һәм аларның нәни тамашачыларының сәяхәтләре өчен шактый урын таләп ителә.

Спектакльнең режиссер - куючысы Илгиз Зәйниев, җырлар өчен текстлар Резедә Гобаева тарафыннан язылган. Рәссам – куючы-Екатерина Спиридонова, композитор-Элмир Низамов, хореограф-Нурбәк Батулла.

Спектакль «Бердәм Россия» - «Кече Ватаным мәдәнияте» Федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Спектакль 50 минут дәвам итә. 

5 яшьтән өлкәнрәк балалар белән килергә киңәш итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International