Хәбәрчеләрне «Әпипә» татар музыкаль комедиясенең прокатка чыгуына багышланган матбугат конференциясендә катнашырга чакыралар

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Спикерлар:
Артем Пискунов, К.Тичурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актеры;
Резеда Сәлахова, К.Тичурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы;
Илшат Рәхимбай, фильмның режиссеры;
Миләушә Айтуганова, «Татаркино» дәүләт учреждениесе җитәкчесе

 Журналистларны «Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясенең прокатка чыгуына багышланган матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз. Матбугат конференциясе 5 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы (Декабристлар ур., 2нче йорт) брифинг-залының 1 катында узачак.

12 ноябрьдән беренче тапкыр «Әпипә» татар мюзиклы киң колачлы прокатка чыгачак. Күптән көтелгән премьераны Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләренең кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.
 

Беренче татар мюзиклы кинотеатрларда татарча рус телендә субтитрлар белән барачак. Хәзерге вакытта, музыкаль комедияне ай дәвамында көн саен күрсәтү турында карар кабул ителде. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак.

«Әпипә" республика буенча гастрольләргә чыгып киткән хатын-кыз музыкаль ансамбле турында сөйли. Көтмәгәндә коллективта яңа баянчы пәйда була һәм ул бер күрүдә үк костюмер ханымга гашыйк була. Әмма бу мәхәббәт фильмда өстенлек итми. Картинада артистларның көтелмәгән вакыйгаларга бай гастроль туры тасвирлана. «Әпипә» геройларының көтмәгәндә ватылган Күзәтү тәгәрмәчендә калулары картинаның кульминациясенә әверелә. Ярдәмгә мохтаҗ актрисалар "битлек"ләрен салырга мәҗбүр һәм алар тормыш авырлыклары булган гади ялгыз хатын-кызларга әйләнә. 

Фильмда татар эстрадасының танылган башкаручылары Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина төштеләр. Төп рольләрне Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева уйнадылар.

 Элемтә өчен телефон:
Фаина Харитонова, +7 (999) 169-45-10, pr@tatarkino.ru
 
Фильм  материаллары (кадрлар, трейлер, постер, пресс-релиз): 
https://drive.google.com/drive/folders/19jRzuzpTobx3k8NVNo1R-L68qQRJJD12?usp=sharing

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International