«Татаркино» Татарстанның танылган шәхесләренә багышланган видеопроект башлап җибәрә

2020 елның 1 августы, шимбә

1 августта «Татаркино» Татарстанның танылган шәхесләренә багышланган видеопроект башлап җибәрә. Республиканың күренекле кешеләре турында 5-6 минутлык видеороликлар әзерләнәчәк.  Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тормышка ашырыла.

«Топ-100» видеопроектын «Татаркино»ның  Instagram TV һәм ютуб-каналында карарга мөмкин булачак. Видеороликлар сериясендә 1920 елдан башлап Татарстанда яшәгән һәм эшләгән, хәзерге вакытта исән булмаган күренекле кешеләр турында сөйләячәкләр.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, әлеге видеопроект - цифрлы форматка күчерелгән кинохроника өчен «икенче тормыш» бирү мөмкинлеге.

«Топ-100» нең беренче унлыгына Габдулла Тукай, Мирсәет Солтангалиев, Муса Бигиев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Салих Сәйдәшев, Сара Садыкова, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек күренекле кешеләр кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International