Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Татарларның өс киеме: традицияләр һәм үсеш мөмкинлекләре» дигән темага түгәрәк өстәл булачак

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

24 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында  «Татарларның өс киеме: традицияләр һәм үсеш мөмкинлекләре»  дигән темага түгәрәк өстәл булачак.

 Түгәрәк өстәлдә галимнәр, халык һөнәрчелеге осталары, студентлар, югары һәм урта махсус уку йортлары укучылары, милли кием тегүчеләр, республика иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша.

Журналистлар аккредитацияне  24 гыйнварда 10.00 сәгатьтән  567-80-67,  8-987-297-49-37 телефонына шалтыратып уза ала.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International