Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә дәгъва итүче эшләр кабул ителә

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

«Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә»дә билгеләнгәнчә, 2020 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итү өчен эшләр һәм әсәрләр турындагы тәкъдимнәр 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе җәмгыять тарафыннан танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә кандидатлар тәкъдим иткәндә түбәндәге документлар һәм материаллар тапшырыла:

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат (кандидатлар) күрсәтү хакында үтенеч (ходатайство);

Татарстан Республикасының иҗат берлеге яисә тиешле коллегиаль идарә органы булган башка оешма тәкъдим иткән очракта - әлеге кандидатны (кандидатларны) күрсәтү турында коллегиаль орган карары;

хезмәтнең тасвирламасы;

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә торган хезмәт;

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтнең һәр авторы тарафыннан кертелгән иҗади өлеш хакында белешмә, анкета мәгълүматлары (кадрларны исәпкә алу кәгазе);

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы  кандидатның (кандидатларның) авторлык эше турында аеруча тулы тасвирлама бирүче өстәмә материаллар (фотосурәтләр, сызымнар, аудио- һәм видеоязмалар, репродукцияләр һәм башкалар),  дәгъва кылучы (дәгъва кылучыларның) теләге белән тапшырыла.

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре үзләренең тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, җәмәгать берләшмәләре - тәкъдим ителгән хезмәтләр һәм әсәрләрнең асылына туры килгән юнәлешләр буенча эшләүче Татарстан Республикасы иҗат берлекләре аша кертәләр.

Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Тәкъдимнәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 114 кабинет, 264 74 73 (Чемерисова Елена Юрьевна).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International