Үз хатында Америка татарлары ассоциациясе җитәкчесе Орхан Агиш «Үзгәреш җиле» фестивален оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерә. Аның сүзләренә караганда, фестиваль Төньяк Американың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен чын бәйрәмгә әйләнгән, алар татар телендә яраткан җырларын һәм танылган композиторларның популяр әсәрләрен ишетә алган.
Исегезгә төшереп үтәбез, 17 гыйнварда «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале Нью-Йорктагы Карнеги-холлның концерт залында тәкъдир ителде. Тамашачылар алдында өч сезон артистлары чыгыш ясады: Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Гульнора Гатина, Әмир Әхмәдишин, Максуд Юлдашев, Илгиз Шәйхразиев, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Руслан Сәйфетдинов, Әлфия Нигъмәтуллина, рэпер Ильяс Гафаров һәм "Jukebox trio" төркеме һ.б. Концертны Россиянең халык артисты Чулпан Хаматова алып барды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
«Нью-Йорктагы Америка татарлары ассоциациясе әгъзалары һәм башкарма комитеты, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивален караган Төньяк Америкадагы күпсанлы татар җәмәгатьчелеге исеменнән Татарстан Хөкүмәтенә, бигрәк тә Президент Рөстәм Миңнехановка, аеруча Сезнең үзегезгә, шулай ук Рәүфәл Мөхәммәтҗановка, Вадим Эйленкригка, Чулпан Хаматовага, Венера Ганиевага, Алексей Коробковка, Ксения Коробковага һәм үз өлкәләрендә тәҗрибәле профессионаллар булган бөтен иҗат төркеменә рәхмәтемне һәм этник мәдәният өчен горурлык хисләремне белдерәм», - дип ассызыклады Орхан Агиш.
Автор сүзләренә караганда, концерт залында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре генә түгел, ә татар мәдәнияте белән якыннан танышырга теләге булган америка җәмәгатьчелеге вәкилләре дә күп иде.
Белешмә өчен:
Фестивальне оештыру идеясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар кабул итте. Проектның төп максатлары: татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү, музыкага, текстларга, башкаручыларның осталыгына, стилистикасына югары таләпләр кую, татар музыка сәнгатен Россиядә һәм чит илләрдә пропагандалау.
Фестивальнең директоры - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, музыкаль җитәкче - музыкант, бэнд-лидер, педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү).