Парламент комитеты матди булмаган мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләрен карады

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Парламентарийлар «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакында фикер алышты һәм башка мәсьәләләрне карады. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.

«Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка  ашыру  хакында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Ул, Законның 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергәнен искәртеп, республикада матди булмаган мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм саклау өчен бик күп эшләр башкарылуын  билгеләп үтте. Даими рәвештә фәнни тикшеренүләр, фольклор-этнографик экспедицияләр, фәнни-методик семинарлар, конференцияләр һәм укулар үткәрелә, фәнни хезмәтләр монографияләре һәм җыентыклары бастырыла, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф үзәкләре тарафыннан альбомнар һәм махсус белем бирү программалары булдырыла. Бу юнәлештә Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният институты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге һәм башкалар күп көч куя.

2019 елда татар-мишәрләр яши торган зонада (Аксубай, Яңа Чишмә районнары) фольклор-этнографик экспедицияләр уздырылган. Авылларда уникаль декоратив-гамәли сәнгать мирасы сакланып калган, анда туган якны өйрәнү, мәктәп музейлары арасында тыгыз элемтә урнашкан, туку, челтәр ясау, чигү  традицияләре онытылмаган.

Шул ук вакытта министр матди булмаган мәдәни мирас объектларын югалту куркынычы булуын да билгеләп үтте. «Сакланып калган предметлар ярдәмендә традицион һөнәрләргә, костюмнарга, музыкаль инструментларга бәйле технологияне өйрәнергә мөмкин булса да, фольклор, музыкаль-инструменталь, бию, җыр сәнгатьләре, бәйрәм-йола мәдәниятен аларны үтәп яшәүчеләрдән башка  саклап калу мөмкин түгел, − диде ул. - Буыннар бәйләнеше өзелә, матди булмаган мәдәни мирас саклану урыны булган авылга  урбанизация юкка чыгу белән яный, әхлакый кыйммәтләр җимерелә. Сакчыл караш белән кабул итүче буын булмаганда,  мирасны саклап калырга мөмкин түгел.

Өстәмә мәгълүмат белән Яңа Чишмә районының Зирекле авылындагы Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, Комитет каршындагы Эксперт советы әгъзасы Рафаэль Вәлиев һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге директоры Наталья Комар чыгыш ясады.

Фикер алышуда комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин, Илшат Гафуров катнашты. Алар республика программалары һәм проектлары кысаларындагы чараларга грант ярдәмен көчәйтү кирәклегенә игътибар иттеләр, урта һәм һөнәри белем бирү оешмаларында милли тәңгәллекне һәм халык традицияләрен үстерү һәм саклау буенча активрак эш алып барырга тәкъдим иттеләр.

Комитет карары белән ТР Мәдәният министрлыгына республикада матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестрын формалаштыру эшен системалаштырырга, реестрдагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем өчен үтемле булуын тәэмин итәргә, ТР халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын ачыклау һәм фәнни тикшеренүләр буенча эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.

Комитет әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуны 2020 елның IV кварталында кабат оештырырга карар кылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International