Ел ахырына кадәр «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында республикада модернизацияләнгән алты кинозал ачылачак

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Тамашачылар өчен беренчеләрдән булып 4 кинозал ачылачак: 7 декабрьдә Яшел Үзән районының Осиново авылында («Радужный» сәүдә үзәге), узып баручы елның соңгы атнасында (26 декабрьдә) - Алабуга шәһәрендә  һәм Яңа Чишмә авылында (27 декабрьдә). Һәрберсе заманча кинопроекция һәм тавыш җиһазлары белән тәэмин ителә. Модернизацияләнгән кинозаллар тоташтырылачак бердәм федераль системада сеанслар һәм сатылган билетлар турында мәгълүмат теркәлеп барачак. Шулай итеп, якын арада район кешеләренә Россиядә һәм чит илләрдә төшерелгән кинокартиналарның премьералары тәкъдим ителәчәк, ә балалар иң яхшы мультфильмнарны цифрлы форматта күрә алачак.

Яңача җиһазландырылган кинозалларда бер кварталда күрсәтелгән   фильмнарның яртысы үзебездә җитештерелгән булырга тиеш - бу мәҗбүри шарт. Кинозалларга ярдәм итү буенча федераль программа 2015 елдан бирле гамәлдә.  Аның төп максаты – үзебездә җитештерелгән фильмнарны күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм Россия Федерациясендә яшәүче  халык өчен кино сәнгате әсәрләрен үтемле итү. Кинозалларны модернизацияләү буенча алып барылган эш быел «Мәдәният» илкүләм проектына кертелде. 2019 елда Татарстаннан Кино фонды конкурсында катнашу өчен 5 район: Минзәлә, Алабуга, Яңа Чишмә, Лаеш, Яшел Үзән районнары гариза биргән иде. Аларның өчесе җиңүче булып,  5 млн. сум күләмендә субсидия алды. Хәзерге вакытта Татарстанда Кино фонды ярдәме белән 22 цифрлы кинозал эшли. Тиздән тагын  шундый 6 объект ачылачак.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм  проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм  максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм проектына өч федераль проект керә: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Илкүләм проектның кураторы - РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, җитәкчесе — Мәдәният министры Владимир Мединский. «Мәдәният» илкүләм  проекты кысаларында 2024 елга бөтен ил буенча 1200 кинозал яңартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International