2019 елның 5 һәм 6 ноябрендә Казанда #StagePlatforma III заманча хореография фестивале узачак. Проектның инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Олег Ивенко.
6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Россия һәм Европаның танылган балет артистлары катнашында Фестивальнең Гала-концерты узачак. #StagePlatforma программасында шулай ук бию мастер-класслары һәм contemporary-dance сәнгатенә багышланган ачык лекцияләр бар. Белем бирү программасы чаралары 5 һәм 6 ноябрь көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак. Тулырак расписание соңрак игълан ителәчәк.
Фестивальне уздыру Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм ТР Театр әһелләре берлеге катнашында мөмкин булды.
Өстәмә мәгълүмат театрның рәсми сайтында урнаштырылган.
ММЧ белән хезмәттәшлек - Жанна Мельникова, 8 927 4128275, zhanna2801@yandex.ru
***
Беренче тапкыр #StagePlatforma заманча бию һәм сәхнә практикалары фестивале 2018 елның апрелендә Казан шәһәренең Актерлар йортында узды. Фестиваль программасына хореографиянең төрле юнәлешләре буенча 15тән артык мастер-класс, шулай ук Казанда эшләүче алдынгы биючеләр (Олег Ивенко, Марсель Нуриев, Алессандро Каггеджи, Коя Окава, Мидори Тэрада, Анна Федорова һ.б.) катнашында Заманча хореография гала-концерты кертелгән иде.
2018 елның июлендә (җәйге edition форматында) икенче фестиваль Казан Кремлендә (open air гала-концерты) һәм шәһәр паркларында (open air мастер-класслары) узды. Өченче фестиваль 2019 елның 5-6 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында (гала-концерт) һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (белем бирү программасы) узачак.
#StagePlatforma фестивале заманча хореографияне популярлаштыру, шулай ук әлеге сәнгатькә пассив һәм актив практикалар аша киң аудиторияне җәлеп итү максаты белән оештырыла. Фестивальнең бурычлары: һөнәри җәмәгатьчелекне үстерү, Казанның яшь биючеләрен һәм хореографларын җәлеп итү, аларның иҗади ниятләрен тормышка ашыру өчен платформа булдыру. Проектның сәнгать җитәкчесе - Олег Ивенко.