ТАССРның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова вафат булды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. ТАССРның халык артисты Шәкүрова Һаҗәр Закир кызы 79 яшендә вафат булды.

Һаҗәр Шәкүрова 1940 елның 26 июнендә ТАССРның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. 1963-1964 елларда Курчак театрында эшли, 1964 елдан Республика күчмә театрында (хәзер ул К. Тинчурин исемендәге театр) эшли.

Артистның театрдагы беренче ун ел эшләү дәверендәге төп рольләрнең берсе - М. Кәримнең  «Айгөл иле»ндәге  Айгөл  роле  булды. Шул ук елларда ул В. Сәйфуллинның «Умырзая» спектаклендә  - Әлфияне, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәрендә - Камиләне һ.б. рольләрне уйнады. Аның төрле пландагы дистәләрчә роле бар. Актрисаның төрле  яшьтәге  геройлары аерым игътибарга лаек: Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» әсәрендә Мөршидә; У.Гаджибековның  «Аршын мал алан» әсәрендә шаярырга яратучан Җиһан, И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Ленинград блокадасын башыннан кичергән  Флюра һәм дистәләгән башка рольләре тамашачы мәхәббәтен яулады.

Һ. З. Шакүрованың эшчәнлеге ТАССРның атказанган артисты (1979), ТАССРның халык артисты (1991) дигән мактаулы исемнәр  белән билгеләп үтелә.

Һаҗәр Закир кызы республиканың театр бергәлегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанды, театрга һәм актер сәнгатенә тугры хезмәт итү үрнәге булды.

ТР Мәдәният министрлыгы һаҗәр Шакүрованың туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International