Петербург халыкара икътисадый форумы эшендә катнашучы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бар.
Быел форумның төп темасы - тотрыклы үсеш тәртибен формалаштыру. 2019 елгы форумның программасы 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел барлык чаралар да «Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырып» дигән девиз астында уза.
Форумга Кытай, АКШ, Франция, Испания, Португалия һәм башка илләрдән меңнән артык дипломат һәм сәясәтче килде.
Петербург икътисадый форумы-2019 –Россия катнашучыларның чит ил делегацияләре вәкилләре белән бизнес-диалогы, «Эшлекле егермелек» региональ консультатив форумы, Бөтендөнья энергетика советы сессиясе, Валдай клубы сессиясе, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы конференциясе һәм БРИКС конференциясе һ. б.
Оештыручылар мәдәни программага да зур игътибар биргән. Быел аның бер өлеше Эрмитажның төп штабында ясалма интеллект мөмкинлекләренә багышлап оештырылган «Ясалма интеллект һәм мәдәниятләр диалогы» күргәзмәсен ачу булды. Күргәзмә «Эрмитаж 20/21» проекты кысаларында Дәүләт Эрмитажы һәм Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды тарафыннан оештырылды.
Моннан тыш, Петербург икътисадый форумы ел саен танылган артистлар концертлары, спектакльләр белән үрелеп бара. Шул рәвешле, бүген Сарай мәйданында заманча опера тенорларының берсе Андреа Бочелли һәм Вена операсы солисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Аида Гарифуллина чыгыш ясаячак.