Әминә Шәфыйкова һәм Ирада Әюпова БР Милли музеенда татар милли киемнәре коллекцияләре күргәзмәсен ачуда катнаштылар

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Башкортостанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Башкортстан Республикасы Милли музее фондларыннан татар милли костюмы һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре коллекциясе» исемле күргәзмәне ачуда катнаштылар. Чара Башкортостанда Татарстан Көннәре кысаларында узды.

Әминә Шәфыйкова катнашучыларны Башкортостан Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

«Безнең халыкларның уртак яклары бик күп. Бүген бу  күргәзмә  Башкортостан Республикасындагы  Татарстан Республикасы көннәре хөрмәтенә ачыла. Без биредә  башкорт җирендә булган татар мәдәниятен күрсәтергә теләдек. Ул безнең дуслыкның тагын бер дәлиле булып торачак»,- диде Әминә Шәфыйкова.

Ирада Әюпова республикалар  арасында мәдәниятара элемтәләрнең  һәрвакыт ныклы булуын билгеләп үтте.

«Татарстан белән Башкортстан арасында мәдәни аралашу беркайчан да тукталып тормады: без һәрвакыт элемтәдә, бергәләп күләмле  проектларны гамәлгә ашырабыз. Бары тик бергә генә без алга таба бара алабыз. Безнең язучылар, рәссамнар үзара аралаша, театрлар бер - берсенә кунакка йөрешә, әмма безгә хәзер милли музейлар тыш, төрле профильдәге һәм буйсынудагы музейларның да аралашуын активлаштырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан ведомствосы җитәкчесе.

Ирада Хафизҗан кызы Башкортстан Республикасы Милли музеена «Башкорт җайдаклары» картинасыннан реплика бүләк итте.

Музей үз тупланмаларында сакланган  татар халык киемнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать элементлары күргәзмәсен озак еллар дәвамында беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

Күргәзмәдә 90нан артык экспонат куелган. Башкортстан Республикасы Милли музее гасырлар элек барлыкка килгән һәм бүгенге көнгә кадәр гамәлдә булып, камилләшә барган  милли  киемнәр, баш киемнәре, чигүле  аяк киемнәре, бизәү, чигү, туку сәнгате үрнәкләренең бай  тупланмасын  күрсәтте.

«Күргәзмә проекты музей коллекцияләре мисалында чигү, туку техникасы, аяк киемнәре, зәркән сәнгате турында күзалларга мөмкинлек бирә һәм XIX гасыр-XX гасыр башының татар милли киемнәрендә чагылыш тапкан матурлык идеалларын күрсәтә», - дип билгеләп үтелде музейда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International