Очрашуда Татарстан мәдәнияте өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, Казан циркының киләчәге, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең язмышы һәм театрларның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Ирада Әюпова беренче эш итеп, Казан циркы директоры вазыйфасына үткәрелгән конкурста җиңүче дип Рамил Шәрифуллин табылуын хәбәр итте. "Минемчә, әгәр циркның яңа директоры конкурс барышында яңгыраган идея һәм фикерләрне ишетеп, дөрес аңласа, безнең цирк мәйданчыгы көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте ул һәм циркның үз труппасын булдыру, Казан циркы өчен прокат мәйданчыгы концепциясеннән китү мөһимлеген ассызыклады.
Күтәрелгән мәсьәләрнең бер өлеше «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасыннан милли мәдәният музеен күчерүгә һәм анда Милли китапханә урнаштыру мәсьәләләренә багышланган иде. Министр ассызыклаганча, милли-мәдәни үзәккә бәйле вәзгыятьнең хәл ителеше җәмәгатьчелекне күптәннән кызыксындыра, ләкин китапханәне архаик институт буларак кабул итүне туктатырга кирәк. Аның сүзләренә караганда, китапханәләр һәм архивларны Татарстан һәм Россиянең мәдәни картасыннан сыздыру дөрес түгел.
"Китапханә - ул да мәдәни үзәк. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе - милли мәдәни үзәк. Хәзерге вакытта «Казан» милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында Милли китапханәне урнаштыру проекты нигезендә ачык китап фондлары,кешеләргә бер-берсе белән аралашу өчен дискуссия мәйданчыклары булдыру концепциясе ята», - дип шәрехләде министр.
«Казан» милли-мәдәни үзәге мәйданында Милли китапханә бинасын булдыру концепциясе, нигездә, китап бирү һәм ябык китап саклау урыны зоналарына бүленгән чикләнгән мохитне мәдәни аралашу һәм белем алмашу киңлегенә әйләндерү максатын күздә тота. Яңартылган бина ТАССРның 100 еллыгына ачылырга тиеш.
«Бер гасырлык юбилейга бу объеклар ачылырга тиеш, Татарстан Президенты тарафыннан шундый бурыч куелган. Бүген әзерлек эшләре бара, соңгы исәп-хисаплар ясала. Әлегә эшләрнең бәясе формалашмаган, әмма бу - ТАССРның 100 еллыгы алдыннан сафка бастырылачак иң кыйммәтле объектларның берсе булыр», -дип аңлатты спикер.
Музей коллекциясенә килгәндә, Мәдәният министрлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган соңгы киңәшмәдә кабул ителгән карарны хуплады, чөнки 1000 еллык музей коллекциясе магистрат бинасына отышлы туры килә.
«Хәзер техник биремне дөрес формалаштырырга һәм коллекция составында булган артефактларны, тарихи миссияне мөмкин кадәр уңышлырак күрсәтүче проект эшләргә кирәк», - дип өстәде Әюпова.
Музей коллекцияләрен төзүнең заманча технологияләре һәм мөмкинлекләре «Казан» милли-мәдәни үзәге архивларында яшерелгән потенциалны ачарга ярдәм итәчәк.
Бранч барышында мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда 11 апрельдән 19 апрельгә кадәр булачак М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсын үткәрү мәсьәләләренә кагылды. Министрлык консерваторияләр белән адреслы эшли һәм турыдан-туры Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хуплана. Хәзерге вакытка комиссиягә конкурсантлардан 20 гариза җибәрелгән. Сүз уңаеннан, республика конкурсы лауреатлары П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурста катнашачак. Чайковский конкурсы -дөнья сәнгатендә иң дәрәҗәле чараларның берсе, дип билгеләп үтелә.
Театр елы кысаларында Татарстанда Театр әһелләре берлеге каршында Театр хезмәткәрләренә ярдәм фондын булдыру планлаштырыла. Проект ТР Мәдәният министрлыгының республика театрлары җитәкчеләре белән очрашуында тәкъдир ителде.
«Безнең проблема бар – Татарстан театрларында театр процессына җәлеп ителмәгән һәм еш кына финанс ярдәменә мохтаҗ өлкән буын артистлар. Бу максатларга бюджеттан тыш керемнәрнең 1 проценты җибәреләчәк. Якынча мәгълүматларга караганда, фондның күләме зур түгел һәм елга 3 млн сум тәшкил итәчәк. Әмма бу акчаларга ихтыяҗ булачак", - дип аңлатты Әюпова.
Театрларның гастрольләр һәм фестиваль эшчәнлеген экспертлар бергәлеге координацияли. Министрлык гастрольләр оештырганда һәм труппалар фестивальләрдә катнашканда Театр әһелләре берлеге фикеренә таяначак.
“Мәдәният” гомумфедераль проекты кысаларында Мәдәният министрлыгы республикада виртуаль концерт залларын куллану тәҗрибәсен үстерергә ниятли. Шул ук вакытта Казанда Мәскәү һәм Санкт-Петербург спектакльләрен трансляцияләүдән тыш, Республикакүләм профессиональ куелышларны авыл җирләрендә трансляцияләргә ниятләнә. Шул ук вакытта Татарстан проектны гамәлгә ашыруга кирәк булган акчаларны федераль бюджеттан, нигездә, грант системасы кысаларында алырга күздә тота. Акчаның гомуми күләме әлегә билгеле түгел. Бүгенге көндә «Театр - кече шәһәрләргә», «Театр – балаларга» проектларын исәпкә алып, федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчалар күләме 80 млн сумнан артып китә.
«Нәтиҗәләргә ирешү өчен аз булган урыннарны кайгыртырга кирәк. Безнең халыкның сыйфатлы инфраструктура белән тәэмин ителеше күршеләребезгә караганда күпкә югарырак. Әйтик, без бер яктан җиңәбез, икенче яктан, оттырабыз», - дип уртаклашты Әюпова.
Очрашу азагында Ирада Әюпова журналистларны да Республиканың мәдәни тормышын камилләштерү һәм мәдәният үсешенең яңа «5К» концепциясенә кагылышлы идеяләре белән уртаклашуларын сорады.