«Время кино» дирекциясе Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә, «Башкортстан» киностудиясе, «Мидпоинт» киномәктәбе белән берлектә яңа проект тәкъдир итте. «Кинобаттл: Казан-Уфа» проекты логотибы кул бирешү һәм көч сынашуны аңлата. Көз һәм кышның беренче атналарында Татарстан һәм Башкортстан кинотеатрларында, арт-киңлекләрендә һәм интернет челтәрендә күрше республикаларның кинематографистлары төшергән кыска метражлы кино күрсәтүләр үткәреләчәк. Җиңүчеләр он-лайн сайлау белән билгеләнә. Моннан тыш, программа кысаларында остаханәләр һәм дусларча очрашулар оештырылачак.
Беренче кинобаттлны тәкъдир иткән көнне тамашачылар ике фильм күрә алды: Казан режиссеры Максим Швачконың «Конец игры» һәм Уфадан Тимур Ганиевның «Эгегей» фильмнары.