Бүген, 15 сентябрьдә, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 131 ел тулу уңаеннан тантаналы төстә чәчәкләр салу чарасы булды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов чыгышы белән башланып китте.
Сәнгать эшлеклесен искә алырга К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, шулай ук башка театрлар һәм Язучылар берлеге вәкилләре килгән иде.
Чарада Ш. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт дога укыды, шуннан соң Кәрим Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салынды.