Европа театры Казанга «Алтын битлек» лауреаты булган спектакльне алып килә

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Санкт-Петербургның Академия Кече драма театры – Европа театрының гастрольләре булачак. Труппа шәһәребездә беренче тапкыр Василий Гроссманның  роман-эпопеясы буенча Лев Додин тарафыннан куелган  «Жизнь и судьба» спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге спектакль - «Алтын битлек» һәм “Алтын софит” театраль премияләре лауреаты. Соңгы тапкыр Европа театры артистлары Казанга 2011 елда килгән булган, алар тамашачыга “Өч кыз” спектаклен күрсәткән.

 «Жизнь и судьба» спектакле Франция, Австралия, Италия, Израиль, АКШ, Румыния, Хорватия, Германия һәм Польша сәхнәләрендә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International