Кремльдә "Ихлас күңелдән" китабы - Минтимер Шәймиевнең сайлап алынган чыгышлары һәм интервьюлары тупланган басма тәкъдир ителде

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдир итү булды. Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыкты. Форум Казанда 4-7 сентябрь көннәрендә уза.

Тәкъдир итү чарасына Казан мәдәниятара форумында катнашучылар чакырылган иде: ЮНЕСКО вәкилләре, аның илчеләре, ЮНЕСКО экспертлары, РФ һәм ТР фән һәм мәдәният эшлеклеләре.

Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзасы, РФ ФҖ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган яңа китапта Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең чыгышлары, мәкаләләр һәм интервьюлар тупланган. Алар динара, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны  саклау, халыклар арасында эзлекле һәм эчтәлекле диалогны көйләү, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм ЮНЕСКО кыйммәтләрен, идеалларын үстерүгә багышланган.

Тәкъдир итү чарасын Россия хезмәттәшлек (Россотрудничество) җитәкчесе Элеонора Митрофанова алып барды.

Минтимер Шәймиев чыгыш ясаучыларга рәхмәтен белдерде.  Ул шулай ук проектны гамәлгә ашыручы һәм җитәкләүче Нурсөя Шәйдуллинага, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, китапны инглиз теленә тәрҗемә итүчеләргә, сәнгати яктан бизәүчеләргә, нәшрият җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International