Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр ункөнлеге үткәреләчәк

2018 елның 7 сентябре, җомга

8-11 ноябрьдә Казанда татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Ункөнлектә Хакасия милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Чаллы шәһәрләреннән татар театрлары катнаша. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, шулай ук, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтеләчәк. Ункөнлек  Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International