Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-конкурска заявкалар кабул ителә башлады. Танылган җырчы, милли традицияләргә таянып татар эстрада сәнгатенә нигез салган Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурс Казан шәһәрендә 20-22 октябрьдә узачак. Конкурс лауреатлары һәм танылган артистлар катнашындагы гала-концерт 22 октябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында була.
Әлфия Авзалова исемен Республикадан читтә дә яхшы беләләр, аның искиткеч сәләте һәм халыкчанлыгы дөньяның төрле почмакларындагы тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Шул рәвешле, фестиваль-конкурс оештыру фикере туган. Ул үз эченә академик вокал, халык җырлары, эстрада җырлары, джаз, остаз белән укучы, нәфис сүз һәм хореография юнәлешләрен алган. Катнашу өчен иҗади коллективлар һәм 15 яшьтән өлкәнрәк солист-вокалистлар чакырыла. Хәзердән үк анда Россия, БДБ илләре, АКШ, Кытай һ.б илләрдән күренекле мәдәният хезмәткәрләре катнашачагы билгеле.
Проект “Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү” Фонды тарафыннан оештырылган. Фестиваль-конкурс Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев һәм Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан хуплау тапкан.
Фестиваль-конкурста катнашу шартлары һәм заявкалар “Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү” Фонды сайтында кабул ителә.
https://avzalovafoundation.org.