15 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфония оркестрының концерты була. Ул VIII Халыкара “Казан көзе” опера фестивале кысаларында уза. Концертта Россиянең халык артисты, К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге театрның әйдәп баручы солисты Хибла Герзмава чыгыш ясаячак.
Бүгенге көндә Хибла Герзмава – дөньякүләм опера сәхнәсендә иң танылган җырчыларның берсе, бельканто репертуарын башкаручылар арасында иң яхшылардан санала, театр сәнгате өлкәсендә Мәскәү опера фестиваленең (2000) “Иң яхшы җырчы” номинациясе, «Алтын Орфей-2001» театраль премиясе лауреаты. Ул Россиянең “Casta diva” опера премиясенә лаек булган, Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» һәм Керубининың «Медея» операларындагы рольләре өчен ике тапкыр “Алтын битлек” премиясен алган.
– «... Александр Сладковский һәм аның оркестры — минем якын дусларым, мин бик теләп бирегә киләм. Ел саен концертлар бирү – матур гадәткә әйләнде. Бу дирижер белән динамикасыз җырлап булмый: алар һаман саен яхшырак уйныйлар, ел саен программа да яңарып тора”, - дип сөйләгән Хибла Герзмава интервьюларның берсендә.
Алдагы елларда фестивальләрдә Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Венера Гыймадиева, Сергей Скороходов, Андрей Жилиховский катнашты. Фестиваль кысаларында 2011 елда “Алтынчәч” операсының (Н.Җиһанов) юбилей куелышы, ә 2013 елда “Ак бүре” операсының (З.Раүпова) дөньякүләм премьерасы булды.
Быел концертта В. Беллини, Дж. Верди, А. Понкьелли, Ф. Чилеа, Дж. Пуччини, К. Сен-Санс, Э.де Куртис, Д. Будей, Дж. Гершвинның опера әсәрләре яңгыраячак.