Мөселман киносы фестивале көндәлеге

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда XIV халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә. Бүген, 6 сентябрьдә, фестиваль кысаларында конкурс һәм конкурстан тыш программадагы фильмнар күрсәтелде, форум кунаклары белән иҗади очрашулар үткәрелде.

Россиянең халык артисты Эммануил Виторган һәм аның тормыш иптәше Ирина белән очрашу аеруча эчтәлекле һәм ихлас булды. Артистлар җырлады, шигырьләр укыды, хезмәттәшләре турында истәлекләре белән уртаклашты, үзләренең шәхси тормышлары хакында сөйләде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова "Последний вальс" фильмы продюсеры Станислав Ершов белән очрашуда булды. Министр кинофестивальнең озын үзбилгеләнү юлын үтүен ассызыклады. “Башта күренекле актер һәм режиссерларны чакырып эшләдек. 3 ел элек нәкъ менә киноның үзенә ныграк игътибар итү юнәлеше буенча барабыз. Киноны карагач ук, аны оныта торган булмасын, анда үзгә бер фәлсәфә, мөнәсәбәт ачылырга тиеш. Фильмнарда  кыйммәтләр системасы чагылыш таба”, - дип әйтте Ирада Әюпова.

Фестиваль кысаларында Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова һәм Казахстандагы «Евразия» Халыкара фестиваленең программа директоры  Диана Ашимова хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International