Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Дирекциясе белән Халыкара “Евразия” кинофестивале дирекциясе килешүгә кул куйды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында, 6 сентябрь көнне Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Дирекциясе һәм Халыкара “Евразия” кинофестивале дирекциясе арасында килешүгә кул куелды. Документны Халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүша Айтуганова һәм «Евразия» кинофестиваленең программа директоры  Диана Ашимова имзалады.

Миләүшә Айтуганова Казахстанның кинематографистлары белән танышу тарихы, ике тугандаш халыкларның якынлыгы, имзаланган документның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүгә ышанычын белдерде һәм киләчәктә тулы метражлы фильм төшерү буенча уртак планнар булуын билгеләп үтте.

Килешү Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдәге диалог һәм хезмәттәшлек принципларын үтәү кысаларында имзаланды.

Дирекцияләр кинофестивальләрне үткәрү тәҗрибәсе белән алмашу өчен хезмәттәш кинофорумның белгечләрен, иҗади остаханәләр үткәрү өчен экспертларны кабул итәргә ниятли.

Документ үзенең озак вакытка исәпләнгән стратегик бурычлары, Килешүне үтәү өчен төгәл билгеләнгән юнәлешләр һәм формалары белән эчтәлекле килеп чыккан. Килешүгә һәм тугандаш Казахстан кинематографиясе белән хезмәттәшлеккә  уңышлы киләчәк теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International