Татарстан Республикасында Л.Н. Толстой елы кысаларында, 9 сентябрь көнне Татарстан музейларында Бердәм Толстой көне уздырыла.
Бу көнне бердәм программа нигезендә тематик күргәзмәләр, әдәби-музыкаль чаралар һәм иҗади очрашулар, бөек язучы һәм фикер иясенең иҗади мирасына багышланган әдәби бәйрәмнәр үткәрү күздә тотыла.
Толстой исеме Казан белән тыгыз бәйләнгән: шәһәребездә аның туганнары, ул үзе дә 1841-1847 елларда яшәгән, Казан университетында укыган. Башкалабызда узган еллары - язучының тормышында әһәмиятле чор. Биредә ул үзенең каләмен чарлап карый, көндәлек яза башлый, тормыш кыйммәтләрен барлау кирәклеген аңлый.
Казаннан китү шәһәребез белән Толстой арасында элемтәне өзми. Язучы күп тапкырлар бирегә килә, шәһәр тормышы белән кызыксынып тора, хат алышкан һәм кунакка килүчеләр арасында да Казанга бәйле кешеләр шактый була.
Ул түбәндәге чараларны үз эченә ала:
12.00 Л.Н. Толстой һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы (ул. Толстого, 11 а).
12.30 Казанның Толстой белән бәйле урыннары буенча җәяүле экскурсия.
14.00 Л.Н. Толстой һәм аның нәселе белән бәйле экспонатларны күрсәтү (ТР Милли музее, Кремль урамы, 2)
Матбугат хезмәте телефоны: +7(843) 292-32-18