Казанда ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча форумы узачак

2018 елның 1 сентябре, шимбә

4 - 7 сентябрь көннәрендә, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе М.Ш.Шәймиев химаясендә, мәдәниятара диалог буенча форум узачак. Оештыру комитетына Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе, “Яңарыш” Фонды, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан федераль университеты кергән.

2018 елның 5 сентябрендә Казан Ратушасында (Казан, Карл Маркс урамы, 33) Форумның тантаналы ачылышы була. Бу көнне Россиядә беренче булган Агач археологиясе музее да ачылачак, ул Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан.

Казандагы форум кысаларында 6 сентябрь көнне ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә 65 ел тулуга багышланган конференция узачак.

Форумның төп вакыйгалары:  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан Ратушасында булачак ачылыш тантанасы, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе М.Ш.Шәймиевнең сайланма чыгышлары һәм интервьюлары тупланган китабын тәкъдир итү “Тотрыклы үсеш һәм гуманитар куркынычсызлык императивасы буларак кешелекнең мәдәни төрлелеген саклауда БМО һәм ЮНЕСКОның роле” темасына түгәрәк өстәл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International