Казан яшь тамашачы театры Уфада спектакльләрен 18 - 20 сентябрь көннәрендә күрсәтәчәк.
Ә 28 - 30 сентябрьдә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә Башкортстан республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының җавап чыгышлары булачак. Алмаш гастрольләр “Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр” федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә. Уфа артистлары башкала халкына 6 спектакль тәкъдим итәчәк.
28 сентябрь 11.00 сәгатьтә тамашачылар М. Твенның “Том Сойер маҗаралары”н һәм 18.30 сәгатьтә Г.Горинның «Чума на оба ваши дома» трагикомедиясен күрә алачак.
29 сентябрь 13.00 сәгатьтә Э.Т.А. Гофман әсәре буенча «Щелкунчик» музыкаль әкияте, ә 18.00 сәгатьтә П. О. Бомаршеның «Женитьба Фигаро» комедиясе күрсәтеләчәк.
30 сентябрь 11.00 сәгатьтә уфалылар Ш. Перро әсәре буенча «Золушка» әкиятен һәм 18.00 сәгатьтә М. Камолеттиның «Гарнир по-французски» комедиясен тәкъдим итәчәк.
Казан яшь тамашачы театры матбугат хезмәте телефоны: (843) 292-08-00, tuz-piar@mail.ru