1 сентябрьдә ел саен Белем көнен билгеләп үтәләр. Көзнең беренче көнендә мәктәпләрдә, урта һәм югары белем йортларында уку елы башлана. Мәктәп еллары башлану - һәр кеше тормышында иң мөһим чорларның берсе. Бу көнне кызыклы гыйлем дөньясы белән танышу башлана, алган белемнәребез исә киләчәктә һәр эшебездә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Милли музее, гадәттәгечә, урта белем бирү учрежденияләренең укыту программаларына туры килә торган кызыклы интерактив чаралар комплексын тәкъдим итә.
1 сентябрь 10.00-13.00 сәгатьләрдә Музейда оешкан укучылар төркемнәре һәм аерым килүчеләр өчен “1 сентябрь – Музей һәм Мин” бәйрәме узачак.
Кызыклы экскурсияләр, уеннар һәм осталык дәресләре кечкенә кунакларга туган як тарихы һәм үз халкының матди-көнкүреш мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә.
Бу көнне музейда экскурсияләр, уеннар һәм мастер-класслар үтәчәк. Шулай ук тарих яратучылар өчен тарихи квест, беренче сыйныфка баручылар өчен музей буйлап беренче сәяхәт оештырыла. Гаилә белән килүчеләрне дә квест-уен көтә. “Ел фасыллары” күргәзмәсе хайваннар дөньясы белән таныштырачак.
«Белем көне» балаларга музей иленә кызыклы һәм файдалы сәяхәт белән дә исләрендә калачак.
1 сентябрьдә укучыларга музейга керү түләүсез.
Милли музейның матбугат хезмәте телефоны: +7 (843) 292-32-18