Казанда Сергей Говорухинны искә алу кичәсе узачак

2018 елның 31 августы, җомга

1 сентябрь 18.00 сәгатьтә Василий Аксенов музеенда Сергей Говорухинны искә алу кичәсе узачак. Кинорежиссер, сценарист, язучы һәм журналист Сергей Говорухинга багышланган шундый чаралар Казанда һәр ел саен сентябрь аенда үткәрелә.

Искә алу кичәләрен оештыручы - Сергей Станиславович Говорухинның (1 сентябрь 1961-27 октябрь 2011) хәтерен мәңгеләштерү һәм иҗади мирасын популярлаштыру өчен булдырылган «Послесловие» инициатив төркеме.

С. Говорухин хәрби корреспондент буларак кайнар нокталарда эшләгән. Ул - Батырлык ордены һәм башка хәрби бүләкләр иясе.

С. Говорухин - үзәк матбугат һәм журналларда дөнья күргән «Мутный материк», «Никто, кроме нас...», «Со мной и без меня», "Прозрачные леса под Люксембургом" һәм башка шундый проза басмалары авторы. Ул - «Прокляты и забыты» (1998), «Сочинение на уходящую тему» (2001), «Никто, кроме нас…» (2008), «Земля людей» (2011) фильмнары режиссеры. Россия һәм халыкара кинопремияләр лауреаты.

Яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, якташларның тормышы һәм эшчәнлеге турында хәтерне саклау максатыннан, 3-15 сентябрь көннәрендә Казан училищеларында Сергей Говорухинны  искә алу кичәләре узачак.

Быел Казан Театр училищесы (В.В Кешнер курсы) истәлекләр кичәсе уздыра.

Программада:

- Эдуард Артемьев музыкасына Сергей Говорухин турында видеоролик күрсәтү;

- Сергей Говорухинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләү (биография, сугыш, кино, әдәбият; хәйрия эшчәнлеге);

- Сергей Говорухинның хәрби темага язылган шигырьләр циклын уку;

- Сергей Говорухин катнашындагы тапшырулардан өзекләр күрсәтү.

Яшь буенча чикләүләр юк.

 «Послесловие» инициатив төркеме: Елена Гаршина (Мәскәү), Вадим Кешнер (Казан), Ирина Аксенова (Казан)

Инициатив төркем рәисе - Алла Демина (Мәскәү)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International