Татарстан табигать тарихы музеенда Белем көне узачак

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

1 сентябрьдә, Белем көнендә, меңнәрчә малай һәм кыз зур чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәп линейкасына ашыкканда, Татарстан табигать тарихы музеенда да Белем көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелә. Килгән кунаклар өчен кызыклы фактлар турында мәгълүмат, мавыктыргыч биремнәр әзерләнгән.

10.00 сәгатьтә нон-стоп режимында белем бирүче квест старт ала.

11.00 -14.00 сәгатьләрдә “Ачышлар бүлмәсе” проекты тәкъдир ителә. Укучылар гади күз белән күреп булмаган дөньяга микроскоп ярдәмендә сәяхәт кылачак.

11.00 - 13.00 сәгатьләрдә «Җир шары минераллары» залында теләгән һәркем минералларның төп сыйфатлары белән таныша алачак.

13.00 - 15.00 сәгатьләрдә төсләр яратучылар өчен әкияти аквагрим оештырыла.

Бәйрәм әле болар белән генә чикләнми. Программада тагын:

1 сентябрь 15.00 сәгатьтә –«Планетаның борынгы яшәүчеләре» дигән мастер-класс үткәрелә. Яшь осталарга  иҗат өчен мөмкинлекләр тудырылган.

2 сентябрь 13.00 сәгатьтә – «Өч фән турниры» исемле интерактив тамаша оештырыла. Яңа форматтагы бәйге барышында укучы яраткан фәненә  җиңеп чыгарга  ярдәм итә ала.

2 сентябрь 14.00 сәгатьтә – коллаж графикасы буенча мастер-класс үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International