Владимир Этуш Казанның яшь режиссеры фильмында уйнаган

2018 елның 17 августы, җомга

Режиссер Сергей Батаев кыска метражлы «Старый вояка» фильмын төшерү эшләрен тәмамлады. Әлеге фильмда  уйнаган Владимир Этушка быел май аенда 96 яшь тулган.  Кечкенә балаларга да яхшы таныш булган легендар актер бүген дә Вахтангов театрында уйный, кинода төшүен дәвам итә.

С.Батаевның фильмында Этуш күпне кичергән, ләкин хәзер дә көрәшкә атлыгып торучы карт сугышчы  ролен уйный. Кинода 1945 елның язында ерак рус авылында  булган вакыйгалар сүрәтләнә. Герой анда кызы һәм оныгы белән гомер кичерә. Якыннары Егор Кузьмичның сәер гамәлләреннән тәмам арган була. Бервакыт карт капчыгын тутырып, беркемгә дә әйтмичә генә фронт ягына  таба юл тота. Оныгы аны урманнан табып алып кайта. Тагын чыгып китмәсен өчен, картны  йозакка бикләргә мәҗбүр булалар. Егор Кузьмичның кызы ролен Вахтангов театры актрисасы  Ольга Тумайкина уйнаган. Яшүсмер роленә Казаннан Арслан Бикбаев чакырылган. Сценарий авторы - Алинә Галиәскарова. Фильмдагы вакыйгалар чынбарлыкка  нигезләнгән.

Белешмә: Сергей Батаев Казан театр  училищесын, ГИТИС, Никита Михалковның  кинематография һәм театр сәнгате Академиясен тәмамлаган. Бүгенге көндә ул Киноактер театры һәм Юрий Грымовның «Модерн» труппаларында уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International