Зөядә “Красный сад” урам операсының премьера күрсәтүләре узачак

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

18 һәм 19 август көннәрендә 19.00 сәгатьтә Александр Маноцковның Зөядә язылган опера трилогиясенең икенчесе - “Красный сад” урам операсы- күрсәтеләчәк.

Премьера алдыннан 17.00 – 18.00 сәгатьләрдә трилогиядәге беренче опера «Сны Иакова, или Страшно место»  күрсәтеләчәк, аның премьерасы узган елның августында булган иде. Ул ачык һавада күрсәтелергә тиешле камера операсы итеп язылган.

«Красный сад» операсы да урамда уйнала, барлык вокалистларга да мегафоннар бирелгән.

Сопрано: Айсылу Нуруллина; тенор: Всеволод Лаврухин; тавышлар, мегафоннар:

Виктор Голумбевский, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Динар Хәйбуллин, Егор Дятлов, Иван Громов, Михаил Давыдов, Роман Палякин, Артем Казанцев; аккордеон: Максим Осянин; валторна: Рамиль Кадиров; скрипка: Анастасия Храмова, Оксана Ронжина; альт: Аделина Гыйниятуллина;

виолончель: Серафим Лаврентьев; хормейстер: Дина Венедиктова.

Музыка, либретто, куелыш: Александр Маноцков.

Тамашачы бер премьера операсы билеты бәясенә трилогиянең ике өлешен дә карый алачак.

Студентларга ташламалар!

Ике операны да карарга теләүчеләр өчен автобус Камал театрының кассалары яныннан 15.00 сәгатьтә, икенче өлешкә килүчеләр өчен - 17.00 сәгатьтә китә.

Билетларга заказ ясау өчен сылтама — https://zhivoygorod.timepad.ru/events/ телефон — 89172454487

Оештыручылар: “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы, «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды.

Проектның музыкаль продюсеры —«Sforzando» фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International