Владимир Потанинның Хәйрия фонды журналистларны һәм медиа җәмәгатьчелек вәкилләрен мәдәният өлкәсендәге проектларга һәм мәдәни чараларга багышланган «Искусный глагол» конкурсында катнашырга чакыра.
В.Ю Матвеев исемендәге төбәкара конкурс Екатеринбургның сынлы сәнгать музее тәкъдиме белән Владимир Потанинның Хәйрия фонды һәм Дәүләт Эрмитажы тарафыннан 2016 елда булдырылган.
Конкурсның максаты – музей һәм мәдәният учреждениеләренең мәгълүмати ачыклыгын арттыру, мәдәни журналистиканың дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, Эрмитажның төбәк бүлекләренә игътибар җәлеп итү.
2018 елда премия түбәндәге номинацияләрдә тапшырыла:
- «Иң яхшы блогер материалы»;
- «Иң яхшы интервью»;
- «Иң яхшы мәкалә»;
- «Мәдәният турында иң яхшы радиотапшыру»;
- «Мәдәният турында иң яхшы телетапшыру»;
- «Иң яхшы фоторепортаж»;
- «Дәүләт Эрмитажы турында иң яхшы язма»;
- «Мәдәният өлкәсендә иң яхшы ММЧ».
Журналистлар материаллары 20 шәһәрдән кабул ителә:
Абакан, Барнаул, Владивосток, Екатеринбург, Иркутск, Йошкар-Ола, Казан, Кемерово, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Самара, Томск, Төмән, Улан-Удэ, Уфа, Хабаровск, Челябинск.
Конкурста 2018 елның 1 июненнән 30 июньгә кадәр басылган, интернетта дөнья күргән, эфирга чыккан материаллар катнаша.
Конкурс ике төп этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә үткәрелә.
Заявкалар 2018 елның 4 июленнән 31 августына кадәр электрон рәвештә zayvka.fondpotanin.ru порталында кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(495)149-30-18, museum@fondpotanin.org