Менделеевск районы «Мари сигезлесе» Бөтенроссия этнофестивален үткәрергә әзерләнә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

7 июльдә, Менделеевск районының Илнәт авылында «Мари сигезлесе» Бөтенроссия этнофестивале узачак.

Әлеге чара Татарстанда әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Төбәктә бу проектка тиңдәшләр юк. Ул мари халкының милли-мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән, Татарстан өчен күпмилләтле республиканың мирасы белән танышырга мөмкинлек бирүе белән әһәмиятле.

Этнофестивальдә Башкортстан, Удмуртия, Мари Эл, Татарстан республикалары, Свердловск һәм Киров өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән килгән делегацияләр катнашачак.

Бәйрәмнең программасында иҗат коллективлары чыгышы, йолалар үткәрү бар. Бәйрәмнең үзәк чарасы - «Мари сигезлесе» биюен күмәк башкару.

Ачылыш 10.00 сәгатьтә.

Элемтә өчен:

Халыклар дуслыгы йорты: 8(85549) 2-40-96

Мәдәният идарәсе: 8(85549) 2-14-66

Үзәк клуб системасы: 8(85549) 2-07-32.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International