Биектау авылында “Түгәрәк уен” бәйрәме узачак

2018 елның 29 июне, җомга

 “Иске Казан түгәрәк уены”  Республика фестивале беренче тапкыр 2010 елда Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан үткәрелгән. Ел саен аның форматы киңәя. 1 июль көнне Биектау районының яңа  “Казан арты” паркында  Республикакүләм үткәрелә торган «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестиваленең йомгаклау концерты булачак. Анда 2017 һәм 2018 елларның лауреатлары катнашачак. Республикабызның 17 муниципаль районыннан, Казан шәһәреннән, Марий Эль республикасыннан барлыгы 20 фольклор төркеме киләчәк. Оештыручылар фикеренчә, катнашучылар саны 300 кешедән артачак.

Әлеге чара Татарстан һәм Идел буе төбәкләрендәге традицион мәдәният һәм милли йолаларны          хөрмәт итүчеләрне үзенә җәлеп итә. Шатлык, бәхет, дуслык, уен-көлке – барысы да халкыбызның “Түгәрәк уен”ында чагылыш таба.  Оештырыла башлаганнан алып Фестиваль республиканың  мәдәни тормышында үзәк урыннарның берсен алып тора. Әлеге бәйрәм ярдәмендә фольклор традицияләре саклана, үсеп килүче буын вәкилләре күпгасырлык кыйммәтләр белән таныша ала.

Бәйрәм программасында:

- Биектау районы һәм республиканың популяр артистлары катнашында концерт программасы;

 - милли-спорт уеннары һәм ярышлар;

- “Абсолют батыр-2018” исеме өчен милли көрәш;

- ат чабышлары буенча ярышлар;

- кече мәйданнарда бәйрәм программалары;

- “Дуслыкта - көч” театральләштерелгән тамаша һәм “Түгәрәк уен”

- дәүләт бүләкләрен  тапшыру;

- Биектау районының авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International