Казанда Рөстәм Яхин исемендәге III Халыкара классик музыка фестивале узачак

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

11, 12, 27 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге III Халыкара классик музыка фестивале узачак. Фестиваль тәүге тапкыр 2015 елда үткәрелгән иде. Фестивальнең төп максаты -  милли музыкаль мәдәниятне үстерү һәм пропагандалау, тыңлаучыларга композиторның иҗади мирасын тәкъдим итү.

Мәдәни чара традиция буенча ноябрь аенда үткәрелә. Аның афишасында – өч концерт, аларның берсе -  “Яхин - Гала” фестивальнең финал концерты. Анда композиторның танылган һәм аз башкарыла торган әсәрләре яңгыраячак.

Алдагы ике фестивальдә СССРның халык артистлары Нани Брегвадзе һәм Элисо Вирсаладзе, Россиянең халык артисты Сергей Захаров, Россиянең атказанган артисты Александр Гиндин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Михаил Казаков, Татарстанның халык артистлары Рэм Урасин, Георгий Ибушев, Римма Ибрагимова, Башкортстанның халык артисты Вахит Хызыров, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев, Филүс Каһиров, Рүзил Гатин, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреатлары Алим Каюмов, Эльмир Низамов, Айгөл Хисмәттулина, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Камера оркестры, Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт уен кораллары оркестры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге  Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле , Филармония музыкаль-әдәби лекторий катнашты.

Рөстәм Яхин исемендәге III Халыкара классик музыка фестивале 11 ноябрь көнне 18.00дә Россиянең атказанган артисты Владимир Самсонов (Санкт-Петербург) концерты белән ачыла. 12 ноябрь көнне 17.00дә халыкара конкурслар лауреаты Екатерина Мечетина (Мәскәү) чыгыш ясый. 27 ноябрь көнне фестиваль “Яхин-Гала” концерты белән ябыла. Бу көнне композиторның әсәрләре Татарстан һәм Башкортстанныд атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа), Татарстанның атказанган артисты Тимур Әбдекиев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамира Закирова  (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), “Болгар кызлары” триосы (Казан), «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан), Казан музыка көллиятнең  Гүзәл Ахунова җитәкчелегендәге Татар хоры башкаруында яңгыраячак. Концерт 18.30да башлана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International